Карфаген

(Картаҗ битеннән юнәлтелде)

Карфаген (финик. Qart Hadasht, лат. Carthago, гарәп. قرطاج‎, Картадж, фр. Carthage, бор. грек. Καρχηδών)— Тунис байрагы Тунис иленең башкаласы Тунис шәһәреннән 15 километр ераклыгында урнашкан борынгы шәһәр, Борынгы дөнья тарихи чорында Төньяк Африкадагы исемдәш илнең тарихи башкаласы.[2]

Карфаген
Сурәт
Дәүләт  Тунис
Административ-территориаль берәмлек Тунис[d]
Сәгать поясы UTC+01:00
Халык саны 21 276
Кардәш шәһәр Картахена[1], Экс-ан-Прованс[1], Версаль[1] һәм Сур[d][1]
Мәйдан 70 квадрат миль
Почта индексы 2016
Рәсми веб-сайт commune-carthage.gov.tn
Карта
 Карфаген Викиҗыентыкта

Карта́ж[3] — Карфаген хәрәбәләре урнашкан шәһәренең замандаш исеме. Бүгенге көндә Картаж муниципалитеты территориясендә илнең президенты резиденциясе (Президент сарае, фр. Palais présidentiel de Carthage)[4], Картаж милли музее (фр. Musée national de Carthage)[5] һәм Картаж университетының "Бизнес тармагы институты" (фр. Institut des hautes études commerciales de Carthage)[6] урнаша. Шәһәр Тунис вилаятенә керә.

 
Карфаген хәрәбәләре музее харитасы.

Шәһәргә безнең чорга кадәр 814 елда Финикия колонистлары нигез салган. Финикиянең таркалуыннан соң Карфаген аның бар колонияләрен узенә буйсындыра һәм Урта диңгез буеның иң зур ил башкаласына әйләнә. Безнең чорга кадәр 264 елда Карфаген дәүләте белән Рим Республикасы арасында Пуник сугышлары чоры башлана. Безнең чорга кадәр 146 елда Карфагенлылар Өченче сугышны оттыргач, шәһәр Римның Африка провинциясе (лат. Africa proconsularis) составына керә. VI гасырда Рим империясе таркалгач Карфаген да төшенкелеккә килгән.

698 елда Карфаген Гарәп хәлифәлеге эченә керә.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://www.commune-carthage.gov.tn/ar/index.php?srub=275&rub=251
  2. Protests in Montreal amid spiraling Tunisian unrest, Agence France Presse, Vancouver Sun (2011-01-06). 16 гыйнвар 2011 тикшерелде.
  3. Maps for the world, archived from the original on 2015-03-22, retrieved 2016-08-28 
  4. Isabelle Mandraud et Nicolas Fauqué, « Visite guidée du palais de Carthage avec le président Marzouki », Le Monde, 22 mars 2012
  5. Musée de Carthage, archived from the original on 2017-01-19, retrieved 2016-08-28 
  6. Carthage University Institutions, archived from the original on 2012-12-05, retrieved 2016-08-28